Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Фәния әбигә 95 яшь тулды

Югары Бәрәскә авылында яшәүче Фәния әби Биктаһирова 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Гомер буе Бәрәскә авылында яшәгән Фәния әби. Авылның бер почмагыннан икенче җиренә килен булып килгән. Бәхетле мизгелләре, кайгылары да, авырлыклары да туган авылы белән бәйләнгән.

Гомер буе колхозда хезмәт куя. Ул еелардагы колхоздагы хезмшт авырлыкларын сүз белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды.

Ул 2 сыйныфта укыган вакытта, сугыш башлана. Әтисе Шәйхине печән чапкан җирдән сугышка алып киттеләр. Әмма башта сугышка җибәрмичә, Суслонгер лагеренда өйрәнүләр үтә. Ә биредәге башбаштаклык, явызлыкны сүз белән дә сөйләп бетерерлек түгел.

Суслонгер лагеренда булучылар биредә сугыштан да ныграк әшәкелекне күргәннәр. Әнисенең яшь имчәк баласы булу сәбәпле, әтисенең хәлен белергә башта бара алмый. Җәйгә чыгып барган вакытта, әтиләрен инде сугышка алып киткән булганнар.

- Әни тәмәке, азык-төлек тә алып барган булган. Солдатларның бик авыр шартларда яшәгәннәрен белеп, барысын да аларга биреп калдырган, - дип искә ала Фәния әби.

Ә истәлекләре, яшь буынга сөйли торган сүзләре бик күп аның. Ул беркайчан да зарланмый. Бүгенге рәхәт тормышына шөкер итеп яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев