Гади чебеннәр дә төрле чирләр тарата
Холера, тиф һәм себер түләмәсе: татарстанлыларга гади чебеннәрнең нинди авырулар күчерүен ачыкладылар
Чебеннәр җитди инфекцияләр тарата. Йорт чебене дизентерия, корсак тифы, холера, полиомиелит чирен, шулай ук гельминт йомыркаларын тарата. Кан суыручы төрләре туляремия, туберкулез, себер түләмәсе һәм бруцеллезны күчерә. Чүплекләр, чокырлары һәм тирес — чебеннәрнең төп үрчү урыннары. Торакны чебеннәрдән саклау өчен, экспертлар тәрәзәләрге челтәр куярга, ябыштыргыч тасмалар элергә һәм чүп-чар туплануга юл куймаска тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев