Гепатитка каршы ничек көрәшергә?
28 июльдә Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Әлеге көн бавыр авыруының вируслы чирләрен булдырмау максатыннан җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Гепатит нәрсә ул? Ул ничек тапшырыла һәм авырмас өчен без нәрсә эшләргә тиеш? Бу хакта район үзәк больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев белән сөйләшәбез.
- Гепатит — бавырның ялкынсынуы, аның барлыкка килүнең төрле сәбәпләре булырга мөмкин. Вируслы гепатитларның берничә тибы аеруча киң таралган. Мәсәлән A гепатиты күбесенчә пычрак кулар белән азык ашаганда һәм су аша күчә. B гепатиты исә бала тапканда кан, җенси бәйләнешләр аша һәм анадан балага тарала. C гепатиты шулай ук кан аша, сирәгрәк җенси юл белән күчә. D гепатиты исә кешедә аерым гына күзәтелми, B гепатиты белән бергә бара. E гепатиты A гепатитына охшаган, радиацияле су һәм шулай ук туклану продуктлары аша да күчә.
- Гепатит кеше организмы өчен нәрсә белән куркыныч?
- В һәм С гепатитының хроник формалары бигрәк тә мәкерле. Чөнки алар озак еллар еш кына симптомсыз уза, акрынлап бавырны җимерә. Бу циррозга, бавыр җитешсезлегенә һәм хәтта бавыр яман шешенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә инфекцияне вакытында ачыклау һәм җитди авыртуны булдырмау бик мөһим.
- Азат, гепатитны профилактикалауның иң мөһиме чарасы нинди?
- Профилактиканың иң мөһим чарасы булып вакцинация ясау тора. А гепатитыннан саклану өчен нәтиҗәле вакцина бар. Аны мәсәлән, авыру дәрәҗәсе югары булган илләргә килүче туристларга тәкъдим итәләр.
Гомумән, В гепатитына каршы вакцинация иң мөһим чалаларның берсе. Ул дөньяның күп илләренең, шул исәптән Россияне дә кертеп, милли прививкалар календаренә кертелгән. Прививка вирустан ышанычлы яклауны тәэмин итә, авыруның хроник формаларын һәм катлаулану үсеше куркынычын киметә.
D гепатиты B гепатиты фонында гына барлыкка килгәнгә күрә, соңгысына каршы вакцинация бер үк вакытта ике вирустан да саклый.
- Профилактиканың тагын нинди чараларны үз эченә ала?
- Гигиена кагыйдәләрен үтәү (ашар алдыннан кулларны юарга, чиста су эчәргә, чи диңгез продуктларын һәм термик яктан җитәрлек эшкәртелмәгән продуктларны кулланмаска). Җенси мөнәсәбәтләр вакытында саклану чарасын күрергә. Шәхси гигиена предметлары булган: кырыну станокларын, теш щеткаларын уртак файдаланырга ярамый. Трансплантация алдыннан кан һәм органнар донорларын даими медицина тикшерүе һәм тестлаштыру мөһим.
Шул рәвешле, дөрес мәгълүмат, вакцинация алу мөмкинлеге һәм сыйфатлы медицина ярдәме гепатит таралу куркынычын сизелерлек киметә һәм һәрберебезнең сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә.
- Җавапларыгыз өчен рәхмәт
Алинә Яруллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев