Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Яр Чаллыда 16 шешә куркыныч Aloe Vera эчемлеген сатудан алганнар

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе төбәк территориясендә Aloe Vera эчемлеген сатуны туктатты.

Моның сәбәпләре дә бар. Әлеге эчемлектә хокук бозулар табылган.

«ВЕЛЬТА-ПЕНЗА» ҖЧҖ продукциясенә карата чаралар күрелгән. «Гадел билге» дәүләт маркировкасы системасын көндәлек мониторинглау хокук бозуны ачыкларга мөмкинлек бирде: куркыныч эчемлек Яр Чаллының ике сәүдә ноктасында сатылуын дәвам иткән.

Планнан тыш тикшерүләр барышында әйләнештән 16 шешә алынган. Күзәтчелек чаралары түбәндәге адреслар буенча узды: Яр Чаллы шәһәре, 9А йорт; Казан  шәһәре, 106 йорт.

Эшмәкәрләргә карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Элегрәк бу эчемлек салынган шешәләрдә ацетон табылуы турында хәбәр ителгән иде.

Бу эчемлек кибет киштәләрендә табылса, татарстанлылардан кичекмәстән 8 (843) 272-80-43 кайнар линиясе телефоны аша яисә «Честный знак»бушлай мобиль кушымтасы аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Мәгълүмат tnv.ru алынды

Фото: t.me/rpn_rt.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев