Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Ишеттегезме, 1000 сумлык яңа купюра әйләнешкә кергән

2023 елның 16 октябрендә РФ Үзәк банкы 1000 сумлык яңа банкнота әйләнешкә керткән. 1000 сумлык яңа купюра: аңа нәрсә сурәтләнгән, саклау дәрәҗәсе, нәрсәдән ясалган?

Яңартылган банкнотаның төп төсе-аксыл. Банкнотаның алгы ягында Түбән Новгород Кремленең Никольская манарасы сурәтләнгән. Арткы ягында Казанда татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Казан Кремле территориясендә Сөембикә манарасы, Уфада археология һәм этнография музее.

Шулай ук банкнотаның алгы ягының уң өлешендә QR-код урнаштырылуына игътибар итәргә кирәк, ул банкнотаның саклану билгеләре тасвирланган Россия Федерациясе Үзәк банкы сайты битендә сылтаманы үз эченә ала.

Банкнот үзе ак төстәге мамык кәгазьдән эшләнгән. Аның составына ике төрдәге саклагыч җепселләр кертелгән: кызыл һәм зәңгәр төстәге чиратлашып торган участоклар һәм соры төстәге җепселләр

Фото "Шәһри Казан" / "Шахри Казан" вконтакте челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев