Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Иске Өҗем авыл клубында балалар шөгыльләнә

«Мавыктыргыч пазллар» белән балалар логик фикер йөртергә өйрәнәләр.

Иске Өҗем авыл клубы балаларны янәдән үзенә җыйды, чөнки, анда  мавыктыргыч чаралар булып тора. Чираттагысы: пазл уены.

Пазллар балаларның үсешендә зур урын алып тора торган уен. Иң мөһиме — баланың үсеше сизелмичә, уен формасында бара, шуңа күрә пазллар бер үк вакытта укыту һәм күңел ачу өчен бик яхшы вариант.

Ул балаларга хәтер сәләтен устерергә, төсләрне яхшы белергә ярдәм итә.Балалар логик фикер йөртергә өйрәнәләр.Төрле яшьтәге балалар өчен мавыктыргыч уен.

«Балалар белән рәхәтләнеп пазллардан төрле рәсемнәр төзеделәр .Алар бу уенга бик теләп катнашалар. Зөһрә апаларына зур рәхмәт, балаларны куандырганы өчен. Никадәр пазллар бүләк итте безгә»,- дип куанычын уртаклашты Иске Өҗем авыл клубы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев