Ютазы районында кош гриппы теркәлгән
Октябрьнең соңгы көннәрендә Ютазы районынында кош гриппы теркәлде. Авыру коштан грипп башка сәламәт кошларга да тиз күчэ. Шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк, каз hәм күркә асраучылар ветеринар-санитар таләпләрне үтәргә тиеш, дип кисәтә Әтнә ветеринар берләшмәсенең баш эпизотолоогы Сәлих Шагиев. .
Соңгы елларда кош гриппы киң таралды.
Кош-корт асрау өчен сарай hәм аның янындагы әйләнә-тирә чиста булырга тиеш. Кошлар ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш түгел. Алар йөри торган әйләнә-тирәне сетка белән әйләндереп алырга кирәк. Кошларга азык калдыклары биргән очракта ул пешерелеп бирелергә тиеш. Кош-кортларны сатып алганда аларнын ветеринар белешмәләре булуы мохим. Хуҗалыгыгызда кош үлсә, аның турында мал табибларына хәбәр итүегез сорала.
Кош ите яки йомырка сатып алганда ул ветеринар-санитар экспертиза үткән булу мөhим. Кулланыр алдыннан йомырка кабыгы сабынлы су белән юылырга тиеш.
Кешеләргә үзләре ашау өчен кош йомыркасы – 10 минут, ите 30 минуттан да ким булмыйча 100 гралуста пешәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев