Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Китап — канатлы ул!

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр.

   Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул.

   Әтнә үзәк балалар китапханәсендә гүзәл бер традиция яши: уку елы башында һәм азагында китапханәбезнең иң күп китап укучы балаларны искә алу һәм аларны бүләкләү.19 октябрь көнне балалар китапханәсенең иң актив укучылары Республика балалар китапханәсендә кунакта булды. Башкала китапханәсе коллективы укучыларыбызны җылы каршы алды. Экскурсия барышында балалар китапханә турында күп кенә яңа мәгълүмат алдылар, китап күргәзмәләре белән таныштылар, «Китаплар дөньясында»дип исемләнгән әдәби әңгәмәдә актив катнаштылар. «Папирустан хәзерге китапка кадәр” лип исемләнгән фильм карау балаларга китапның барлыкка килү тарихын тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итте. Чара ахырында китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Очрашуның иң күңелле мизгеле - яшь китап сөючеләребезгә истәлекле бүләкләр тапшыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев