Капиталь ремонттан соң, Олы Әтнә авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасы яңадан ачылды.
Олы Әтнә авылында урнашкан «Кояшкай» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң кабат ачылды.
Республика көне алдыннан сабыйлар һәм дә әти-әниләр өчен менә дигән бүләк булды бу. Бәйрәм чарасына әти-әниләр дә килгән иде. Һәркем балалар бакчасының матурлыгына сокланды. Тантанада катнашкан район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов та:
- Бу бакчага бер тапкыр ремонт булган иде. Әмма тиешле ремонт эше сыйфатлы итеп башкарылмады. Ә бу юлы үзегез үк күреп торасыз, балалар бакчасы тышкы һәм эчке яктан да матурайды, – диде.
Кунак булып килгән депутат Камил Нугаев та бәйрәмгә килүчеләрне шушы шатлыкны көн белән котлады.
- Чыннан бүген бәйрәм. 30 Республика көне, мондый балалар бакчасы кабаттан ачылу шушы матур көнгә туры килә. Бакчага йөрүче сабыйлар авазыннан яңгырап торсын, илебездә тынычлык булсын, – дип һәркемгә иң зур теләкләрен җиткерде..
Нет комментариев