Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Күрше Арча районында фаҗига

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Арча районы Наласа авылында яшәүче Зариповлар гаиләсенә дә бәла көтмәгәндә ишек кага.

—  Кичке җиделәр тирәсе булгандыр, әти-әнинең хуҗалыкта тавык-чебешне барлап, җыештырып йөрүләре булган. Йортка тоташтырылган баганадагы электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында ут чыга. 160 квадрат метрлы агач йорт күз ачып йомганчы янып көлгә әйләнә. Шәхси әйберләрен дә бөтенләй алып чыга алмый алар, - дип сөйләде безгә хуҗаларның улы Фаяз Зарипов. 

Тиз арада күршеләре, авылдашлары белән бергә утны сүндерергә керешәләр. Тик ялкын телләре тиз арада сарайга да күчә, биредә асралучы тавык-чебеш янып үлә. Гаилә бернәрсәсез, өсләрендә ни бар, шуның белән урамда кала.

Әлеге вакытта Айрат абый һәм Резедә апа Зариповлар туганнары, якыннары янында яшәп тора. 

—  Киләчәккә планнар - аякка басарга! Ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп. Акчалата да, эш белән ярдәм итәбез, дип торалар. Бүген янгыннан калган хәрабәләрне дә җыештырабыз. Безнең кайгыны шушы кадәр кеше уртаклашыр дип уйламаган идем. Күршеләргә, туганнарга, дусларга, көрәшче келәмдәшләремә (ред.иск. Фаяз көрәшче) бик зур рәхмәт, - ди Фаяз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләгегез булса (акчалата, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар белән), 89050261930 телефоны аша элемтәгә керә аласыз, әлеге номерга шулай ук Сбербанк картасы да беркетелгән.

Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты: 40817810262002911937. Получатель: АЛИНА РИНАТОВНА З.

Бәлагә юлыккан гаиләгә ярдәм кулы сузып, хәлләрен аз булса да җиңеләйтә алсак иде. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/archada-faiga-bezne-kaygyny-shushy-kadr-keshe-urtaklashyr-dip-uylamagan-idem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев