Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Күәм паркында янәдән күңелле уеннар узды

Күәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Татарстанда җәй»республика проекты кысаларында ачык һавада мавыктыргыч спорт эстафеталары үткәрделәр.

Күәм авылында Х.Такташ урамында урнашкан парк  авыл халкы өчен бик уңай ял итү урыны булды.

Көндез генә түгел, кичләрен дә кеше өзелми парктан. Кечкенә балалы әниләр өчен дә ял итү уңайлы булуын күрдем, балалары уйнаганда – әниләре бер-берсе белән уй-фикерләрен уртаклашалар, үзара киңәшләшәләр. 

Парк тагын да киңәя, ял итәр өчен мөмкинчелекләре арта. Ачык һавада сәхнә эшләре төгәлләнеп килә, шулай ук балаларга уйнар өчен баскетбол мәйданчыгының  да соңгы мәшәкатьләре калып бара.

«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында ачык һавада  беренче генә чаралары түгел Күәм мәдәният йортының.

30 июль балалар белән ике команда төзеп спорт ярышлары үткәрделәр. Әлеге уеннар көндәшлек рухы белән бик актив уйналды, мавыктыргыч спорт эстафеталары узды.

Татар халык уеннарын да искә төшерделәр, әлеге күңелле чаралар белән балалар җәйге  ялларын күңелле үткәрәләр. 

Бүген, 31 июль көнне, 17.00 сәгатьтә  балаларны Күәм авылы паркында велосипед ярышына көтеп калалар.

 Бала-чага булган җирдә чүп-чар булмый кала алмый инде ул. Иң беренче күзгә чалынганы да шул була.

 Чиста паркта йөрүе дә күңелле бит. Чүпләрне  ташлап калдырмаска, паркны чиста тортарга кирәклеген балаларга мәдәният хезмәткәрләре җайлап кына аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев