Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Мобилизацияләнүче ир-егетләребез ялга кайта

Бүгенге көндә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез туган якларына отпускага кайта башладылар.

Махсус хәрби операциядән отпускага кайтучылар арасында райондашларыбыз да бар. шушы көннәрдә Иске Өҗем авылы егете Радмир Тимергалиев тә отпускага кайтты.

Өҗем авыл җирлегеннән махсус хәрби операциягә дүрт егет китте. Шушы көннәрдә Иске Өҗем авыл егете Радмир Тимергалиев кыска вакытлы ялга кайтты. Форсаттан файдаланып, Ташчишмә китапханәсе хезмәткәре Нәзирә Габдрахманова әнисе Венера ханым белән бергә аның белән очрашу оештырды.
Очрашуда укытучылар, мәктәп укучылары катнашты. Чөнки Радмир үзе дә шушы мәктәптә белем алган. Беренче сорау да мәктәп елларындагы истәлекләр белән бәйле иде. Радмир бик теләп сорауларга җавап бирде. Тарих укытучысы Илшат Мәгазович илдәге вәзгыят турында кыскача сөйләп үтте, үзенең элекке укучысы турында бары тик уңай сүзләр генә җиткерде.

- Очрашу бик җанлы булды дип әйтер идем. Укучылар үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән кичәгә тагын да ямь өстәделәр. Математика укытучысы Гөлзидә Гарифулловна да Радмирга барлык укытучылар исеменнән үзенең теләкләрен җиткерде. Әйе, без барыбыз да егетләрнең исән-имин, тиз көннәрдә, туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез, - диде Нәзирз ханым.

 Әйе, барыбыз да аның тизрәк төгәлләнүен, егетләребезнең тизрәк туган якларына, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев