Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Олы Әтнәдә ике ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланып үлде

Кичә Олы Әтнә авылындагы шәхси йортта ике ир һәм бер хатын-кыз мәете табылды.

Кичә  Олы Әтнә авылындагы шәхси йортларның берсендә 64 яшьлек һәм 56 яшьлек ир-ат, шулай ук 38 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, алар углерод газы белән агуланганнар.

Мәетләрне үлгән йорт хуҗасының күршесе тапкан. Тикшерүчеләр һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклый, берничә экспертиза билгеләнгән.

«Ике яки аннан да күбрәк затка саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Чыганак татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев