Олы Әтнәдә яшәүче Шамил абыйга 90 яшь тулды
Шамил абый Олы Әтнә авылында дөньяга килә. Балачагы, яшьлек еллары, гомере туган авылында уза.
Олуг юиблейларын билгеләп үтүче өлкәннәр арасында 90 яшьлек туган көннәрен билгеләп үтүче ир-атлар бармак белән генә санарлык. Олы Әтнә авылында гомер итүче Шамил абый да үзен котларга килүчеләрне шатлыклы күз яәҗләре белән каршы алды.
Баскыч төбенә чыгып каршы алган улы Рамил:
- Әтигә сине котларга киләләр дигәч, шатлыгыннан авыраеп китте әле, – дип каршы алды безне.
Шамил абый исә, безне күрүгә яткан җиреннән сикереп торды. Сөбеханалла әле, бабай дип әйтеп тә булмый.
Шамил абый Олы Әтнә мәктәбендә озак еллар 10 сыйныф укучыларын машина йөртергә өйрәтә. Монна тыш, май заводында да хезмәт куя. Коммуналь хуҗалыкта да эшли.
Хатыны Фәрзәнә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев