Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Ишеттегезме әле, пенсияләр артачак: гаризаны кайчан тапшырырга?

Киләсе елның 1 февраленнән эшләүче пенсионерларның пенсиясен кабаттан индексацияли башлаячаклар. Ил Хөкүмәтендә әнә шундый карар кабул иттеләр. Быел пенсиягә кемнәр чыга? Аларга нинди түләүләр тиеш? Пенсияне алдан кайгырту өчен нишләргә кирәк?

Кемнәр чыга?

2024 елда картлык буенча иминият пенсиясенә 1966 елда туган хатын-кызлар һәм 1961 елда туган ир-атлар чыга. Аларга быел – 58 һәм 63 яшь. Моннан тыш, пенсиягә алдан чыгу хокукына ия булучылар да бар. Билгеле булганча, 2019 елда илдә пенсия реформасы гамәлгә керде. Ягъни картлык буенча пенсиягә чыгу яшен арттыралар. Күчеш чоры 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.  

Хатын-кызлар өчен пенсия реформасы

Туу елы

Пенсия яше

Пенсия кайчан билгеләнәчәк

1966 ел

58 яшь

2024 ел

1967 ел

59 яшь

2026 ел

1968 ел

60 яшь

2028 ел

 

 Ир-атлар өчен пенсия реформасы 

Туу елы

Пенсия яше

Пенсия кайчан билгеләнәчәк

1961 ел

63 яшь

2024 ел

1962 ел

64 яшь

2026 ел

1963 ел

65 яшь

2028 ел

 

Нәрсә кирәк?

Пенсиягә чыгу өчен билгеле бер яшькә җитү генә аз, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен тагын ике шарт – стаж һәм пенсия коэффициентының минималь күләме дә үтәлергә тиеш. Быел лаеклы ялга чыгу өчен кимендә 15 ел эш стажы һәм 28,2 шәхси пенсия коэффициенты кирәк. Соңгысы иминият кертемнәреннән туплана һәм елга күп дигәндә 10га артырга мөмкин. Моның өчен 2024 елда аена уртача 185 мең сум акча эшләргә кирәк. «Стаж һәм пенсия коэффициенты турындагы мәгълүматны Россия Социаль фондының рәсми сайтындагы «шәхси кабинет» яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша белергә мөмкин», – дип аңлаттылар Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегенең матбугат хезмәтендә.  

Ничек исәпләп карарга?

Пенсия формуласы ике өлештән тора – теркәлгән түләү һәм тупланган пенсия коэффициенты. Беренчесе минималь пенсия стажы булган һәркемгә бирелә һәм ул ел саен индексацияләнә. Икенчесе исә эшләү дәверендә түләнгән хезмәт хакына бәйле. «Шәхси пенсия коэффициенты эш өчен генә түгел, ә тормыштагы кайбер социаль әһәмияттәге чорлар өчен дә исәпләнә. Мәсәлән, яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән, 80 яшьлек пенсионерны, I төркем инвалидны һәм инвалид баланы караган өчен, бер елга 1,8 коэффициент өстәлә. Икенче бала белән яшь ярымга кадәр өйдә утыручылар елына – 3,6, ә өченче һәм аннан соңгы сабыйны караучылар елына 5,4 коэффициент «эшли». Шул рәвешле дүрт бала тәрбияләүче әнинең 20дән артык коэффициенты булачак. Әгәр ул декрет ялында эшләгән булса, пенсия билгеләгәндә ике коэффициентның берсен сайлый ала», – диделәр матбугат хезмәтендә.  

Пенсия формуласы

Лаеклы ялга чыгарга җыенучы кешенең пенсия коэффициенты 120 дип алыйк. Пенсия билгеләгәндә әлеге күрсәткеч «пенсия коэффициенты бәясе»нә тапкырлана. 2024 елда ул – 133 сум 05 тиен. Тапкырлагач 15966 сум килеп чыга. Бу – пенсиянең иминият өлеше. Моңа «теркәлгән түләү» өстәләчәк. Быел ул – 8134 сум 88 тиен. Димәк, пенсия күләме – 24100 сум булачак.  

Гаризаны кайчан тапшырырга?

Россия Социаль фондына пенсиягә чыгу яшенә җиткән хезмәткәр өчен тиешле барлык документларны эш бирүче үзе тапшыра. Бу эш бер ел алдан ук башлана. Белгечләр әлеге документларны өйрәнә, җитмәгән мәгълүматны кабаттан сорый. Шуңа күрә алдан ук Социаль фонд бусагасын таптыйсы да юк. Гаризаны туган көнгә кадәр бер ай алдан Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга кирәк. Әгәр кеше эшләми яки үзмәшгуль икән, документларны китереп бирәсе булачак.  

Арттырырга мөмкинме?

Булачак пенсия күләме эш стажына, 2002 елның 1 гыйнварына кадәр булган уртача айлык хезмәт хакына һәм әлеге көннән соң иминият кертемнәренең гомуми күләменә бәйле. Хезмәт хакы зуррак булган саен, кешенең шәхси исәп счетына иминият кертемнәре дә күбрәк күчәчәк. Димәк, шәхси пенсия коэффициенты зуррак булачак. Булачак пенсияне формалаштыру өчен рәсми эш урыны булу һәм ышанычлы социаль җаваплы эш бирүчедә хезмәт итү дә мөһим. «Пенсиягә чыкканда коэффициент яки стаж җитмәүгә бәйле төп сәбәпләрнең берсе ул – рәсми булмаган эш. Хезмәт хакын конверт белән алучыларның кереме яхшы кебек, әмма иминият кертемнәре юк, стаж да тупланмый. Нәтиҗәдә пенсия исәпләп булмый. Пенсия билгеләүдән баш тарту очракларының күбесе нәкъ менә шуның аркасында килеп чыга», – дип кисәтте Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге белгечләре.  


Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144608

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев