Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

10 ноябрь - Поилиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр..

Бәйрәм тарихы Русиянең үткәненә барып тоташа. 1715 елда Петр I җәмәгать тәртибен саклау максатында полиция хезмәтен төзи. Грекчадан тәрҗемә иткәндә, “полиция” сүзе “дәүләт белән идарә итү” дигәнне аңлата. 1917 елгы революциядән соң 10 ноябрьдә милиция төзелә, аңа да шушы ук бурычлар йөкләнә. Президент указы белән 2011 елда “полиция” дигән атама кабат кайтарылды һәм бу бәйрәм “Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне” дип атала башлады.  

Шул уңайдан районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, район эчке эшләр бүлегендә булып, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Ул аларның көндәлек эшләренең куркыныч белән бәйле булуын, әмма шуңа карамастан, алар үз бурычларын намус белән үтәвен билгеләп үтте.

- Хезмәтегез бик җаваплы, катлаулы, төрле кешеләр белән эшлисез. Бу хезмәттә бары тик үз һөнәрен яратучылар гына эшли аладыр, – диде ул.

Район башлыгы полиция хезмәткәрләренә район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Аерым казанышлары өчен бер төркем хезмәткәрләргә мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев