Россия галимнәре пектин нигезендә яман шешкә каршы кушылма булдырганнар
Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге галимнәре табигый цитрус пектины һәм кобальтны берләштергән яңа шешкә каршы кушылма уйлап тапканнар.
Тикшеренүчеләр мәгълүматларына караганда, матдә яман шеш күзәнәкләренең үсешен нәтиҗәле баса һәм шул ук вакытта сәламәт тукымаларга зыян китерми, дип яза https://www.gazeta.ru
.Эшкәртү нигезендә суда эрүчән пектин һәм кобальт комплексы ята. Лаборатор экспериментларда кушылма үпкә, сөт бизе һәм аналык муены яман шеше күзәнәкләренә каршы югары активлык күрсәткән. Иң көчле эффект нәкъ менә үпкә шешенә карата теркәлгән.
Шул ук вакытта нормаль күзәнәкләр өчен токсиклык традицион химиотерапия чараларына караганда шактый түбән булып чыкты. Матдәнең тәэсир итү механизмы ике баскычлы. Башта ул шеш күзәнәкләренең бүленүен блоклый, шуннан соң апоптозның митохондриаль юлын — программалаштырыла торган күзәнәк үлемен башлап җибәрә.
Шешне юкка чыгаруның мондый ысулы йомшаграк санала, чөнки ул азрак ялкынсыну һәм начар нәтиҗәләр куркынычы белән бергә бара.
Авторлар эшләнмәнең әлегә фәнни платформа стадиясендә булуын ассызыклый. Алда — аның куркынычсызлыгын һәм дару препаратын булдыру өчен потенциалын расларга һәм тиешле киңәйтелгән тикшерләр үтәргә кирәк, дип яза чыганак.
Фото ИИ – нейросеть ярдәмендә эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев