Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Россиядә төзелеш материалларына бәяләр җәйге чорда 10-15% ка артырга мөмкин

Россиядә төзелеш материаллары җәй аенда уртача 10-15% ка кыйммәтрәк булырга мөмкин. Экспертлар сүзләренчә, мондый әйберләргә ихтыяҗның иң югары ноктасы традиция буенча июль-август айларына туры килә, дип яза «Известия».

«Винзер» федераль стена материаллары комбинаты (ВЗКСМ) генераль директоры Денис Жалнин аңлатуынча, югарыда әйтелгән вакытта тәкъдим күләме кискен кими башлый. Бу кимү, үз чиратында, бәяләр артуга китерә. Ул ассызыклаганча, бәяләрне көйләү аша ихтыяҗ һәм тәкъдим балансын сакламасаң, илдә кирәкле төзелеш материаллары дефициты барлыкка килү куркынычы бар.

Өстәвенә, спикер 2024 елда төзелеш материалларына ихтыяҗ зур булачак дип саный. Сәбәбе-су басудан зыян күргән гражданнарга өйләрен торгызырга кирәк. 

Жалнин 2024 елда йорт төзергә ниятләгән россиялеләргә сметада төзелеш материалларына бәяләр арту ихтималын күздә тотып эшләргә киңәш итә. Бигрәк тә торак кредитларын җәлеп итеп төзелсә. «Югыйсә, акча җитмәү куркынычы бар, сез Төзелеш срогы буенча банк алдындагы бурычларны бозачаксыз һәм әзер объектны залогка тапшырачаксыз, – ди ул.

Эксперт шулай ук төп төзелеш материалларына бәяләр барлык төбәкләрдә язгы чорда юллар ябылу аркасында зур йөк транспорты хәрәкәте буенча чикләүләр алынгач активрак үсә башлый, дип фаразлый.

Агач, цемент,  блоклар, шулай ук кирпеч һәм йорт фасадларын бизәү өчен материаллар кыйммәтләнә, дип йомгаклады ул фикерен.

Шуны да әйтәсе килә, Казанда косметик ремонтның уртача бәясе Мәскәүдәгегә караганда күпкә югары булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев