Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Россиядә хезмәткәрләрнең күбесен дистанцион эшләүгә күчерергә киңәш иттеләр

Хәзерге вакытта якынча өч миллионга якын кеше читтән торып эшли.

Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россиянең өч яклы комиссиясе (РТК), коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерү кирәклеген әйтте.

«COVID-19 белән авыручыларның саны арту сәбәпле, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россиянең өч яклы комиссиясе күбрәк хезмәткәрләрне дистанцион эшләүгә күчерергә тәкъдим итә», — диелә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә. Бу хакта РИА Новости яза.

Әлеге документ 2022 елның 28 гыйнварында комиссия утырышында расланган, диелә хәбәрдә. Аннан аңлашылганча, дистанцион режимга хезмәткәрләрнең ничәсен җибәрергә икәнен оешмалар үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып, мөстәкыйль хәл итә.

Россия Хезмәт министрлыгында, бурычларны үтәү тулы күләмдә сакланганда, хезмәткәрне читтән торып эшләүгә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмавын әйттеләр. Читтән торып эшләүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр дә Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексы белән көйләнә. 

Министрлык мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта якынча өч миллионга якын кеше читтән торып эшли.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/01-02-2022/hezm-t-ministrlygy-hezm-tk-rl-rne-k-besen-distantsion-eshl-g-k-chererg-ki-sh-itte-5848399

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев