Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Садыйков: «Татмедиа» карамагындагы район басмаларының яртысыннан артыгы тиражын арттырды

Россиянең иң зур төбәк медиахолдингларыннан берсе булган «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2022 елда район басмаларының тиражларын саклап кала алды.

Шул ук вакытта, редакцияләрнең яртысыннан артыгы аны арттыруга иреште. «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«52 район редакциясенең 27сендә тираж күрсәткечләре узган елга карата 100 һәм аннан да артыграк процент тәшкил итте. Ул газеталар: «Шәһри Чаллы» – 118,5 процент, «Новая Кама» (Алабуга нуры) – 110,6 процент, «Чистопольские известия» (Чистай хәбәрләре) – 109,3 процент, «Ютазы таңы» (Ютазинская новь) – 109,2 процент, «Әлмәт таңнары» (109 процент), «Туган як» (105,9 процент) һәм башкалар», – диде Садыйков.

Аның сүзләренчә, республика газеталары арасында «Шәһри Казан» (257,4 процент) һәм «Көмеш кыңгырау»ның (114,4 процент) тиражлары арткан.

«Без былтыр аерым индекс белән чыгара башлаган «Язмыш» газетасы беренче язылу кампаниясендә үк почта аша 4,7 меңнән артык абунәче җыйды», – дип искәртте генераль директор.

«Татмедиа» медиахолдингына  район, шәһәр һәм республиканың 98 газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, интернетта 81 сайт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Телерадиотапшырулар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә әзерләнә. «Татмедиа» АҖ газеталары татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 43 газета – рус, 49 газета – татар, бишесе – чуваш, бер газета удмурт телендә чыга.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sadyikov-tatmedia-karamagyndagy-raion-basmalarynyn-yartysynnan-artygy-tirazyn-arttyrdy-5865469

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев