Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Шагыйрә Рузия Камаева вафат

Күшәр кызы, шагыйрә Рузия Камаева вафат. Хушлашырга иртәрәк иде әле...

Бик ерактан, йолдыз кебек балкып 
Бик күпләргә маяк булганнар бар, 
Тыйнак, сиздермичә безнең өчен 
Яшәп, җанын фида кылганнар бар. 
Бар! Бар!..   Рузия Камаева.

Күшәр авылында гомер кичереп, шигырьләре аша күпләр күңеленә үтеп кергән шагыйрә Рузия Камаева әнә шундыйлардан иде.

Язмыш сынавына бирешми, тыйнаклыгы, сабырлыгы, эчкерсезлеге белән тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер итте Рузия.  Нинди генә авыр вакытларында да йөзендә елмаю булды. Вакытның аз, гомернең кыска икәнен аңлапмы, бар уйларын, күңел халәтен шигыйрь юлларына салды. 

Эх, яшисе дә, яшисе иде лә. Әмма үлем аяусыз. Яман чир Рузия Камаеваны бик тиз арабыздан алып китте.

Без "Әтнә таңы" газетасы коллективы, Рузия Камаеваның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, әнисенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Урының оҗмаһ түрләренддә булсын, Рузия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев