Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Шахмат ярышының җиңүчеләре билгеле булды

АШЫТ мәдәният-спорт комплексында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XVII Спартакиада кысаларында шахмат буенча ярышлар узды.

Ярышта гомуми белем мәктәпләреннән 11 команда һәм техникум катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урта гомуми белем мәктәпләре һәм техникум арасында 1 урынны – Олы Әтнә мәктәбе, 2 урынны – Күңгәр мәктәбе, 3 урынны – техникум командасы яулады, төп гомуми белем мәктәпләре арасында 1 урынны – Түбән Көек мәктәбе, 2 урынны – Олы Мәңгәр мәктәбе, 3 урынны – Иске Өҗем мәктәбе алды. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота, медальләр, 1 нче урын алган командалар күчмә кубок белән бүләкләнделәр.

Шәхси урыннар:

төп гомуми белем мәктәпләре арасында:

кызлар:

1 нче урын – Зиганшина Илгия (Олы Мәңгәр мәктәбе)

2 нче урын – Шакирова Инзилә (Олы Мәңгәр мәктәбе)

3 нче урын – Гимранова Алинә (Түбән Көек мәктәбе)

егетләр:

1 нче урын – Галиев Инсаф (Күшәр мәктәбе)

2 нче урын – Маугизов Рафис (Иске Өҗем мәктәбе)

3 нче урын – Галиев Искәндәр (Күшәр мәктәбе)

Урта гомуми белем мәктәпләре арасында:

кызлар:

1 нче урын – Гарипова Ралия (Күңгәр мәктәбе)

2 нче урын – Гарипова Инзилә (Күңгәр мәктәбе)

3 нче урын – Мавлетдинова Зәлия (Олы Әтнә мәктәбе)

егетләр:

1 нче урын – Сәгъдиев Раяз (Олы Әтнә мәктәбе)

2 нче урын – Баязитов Камил (Олы Әтнә мәктәбе)

3 нче урын – Шәрәфиев Азат (техникум)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев