Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Сезнең кебек булса иде бар да

Бүген Халыкара шәфкать туташлары көне. Барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Ал нурларга күмелеп кояш чыга,
Бүген сезне тиңлим кояшка.
Бәйрәм сәламемне юллыйм әле
Ак халатлы, батыр туташка.

Шәфкать, намус һәм дә  төгәллекне
Сезгә Ходай үзе биргәндер.
Безнең гомерләрне саклар өчен
Сез фәрештә булып иңгәндер.

Минут түгел, хәтта секундларда
Хәл ителә кеше гомере.
Сезнең кебек булса иде бар да,
Тәҗрибәле һәм дә белемле.

Тәмле сүзегез җанга дәва булса, 
Тән ярасын бәйли кулыгыз.
Аллахының рәхмәтләре яусын, 
Сау-сәламәт кенә булыгыз!
Гел елмаеп кына торыгы

Фәридә. Хәсәнова, Яңа Әтнә ааылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев