Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Сезнең көчле рухыгызга сокланырлык

Инвалидлар ункөнлегенә нәтиҗә ясап, Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында мөмкинлекләре чикле якташларыбыз хөрмәтенә ярмарка һәм бәйрәм чарасы узды.

Әлеге чарада район башлыгы Рөстәм Хисамиев, ТР дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, район ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов һәм башка рәсми затлар катнашты. Район җитәкчелеге мөмкинлекләре чикле гражданнарны сәламләп, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм рух ныклыгы теләде.

Башка еллардан аермалы буларак, быел Әтнә театры фойесында мөмкинлекләре чикле якташларыбыз үз куллары белән эшләгән, ясаган ризыкларны, пешергән тәм-томнарны халыкка тәкъдим иттеләр. «Изгелек» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле якташларыбызның кул эшләнмәләрен саттылар. Сатудан кергән акча, мөмкинлеге чикле якташыбызга тапшырылачак. Бу үзенә күрә бер ярдәм дә, шулай ук якташларыбызның мөмкинлекләер чикле булса да, рухлары нык, әллә нинди могҗизалар тудырырга сәләтле икәнен дә күрсәтте.

Чара барышында мөмкинлекләре чикле дүрт якташыбызга сертификатлар тапшрылды.

Олы Әтнә авылында яшәүче Камалиев Илнарга, хәзерге вакытта ул  Мәскәүдә реаблиҗтация.үтә. Яңа Әтнә авылыннан  Гарифуллина Мәдинә, алар  
Мәскәүгә "Родник" реабилатиця.үзәгенә  барырга җыеналар. Олы Әтнәдән Ситдикова Раяна, бүгенге көндә  реаблитация.үтү өчен Курган шәһәренә җыеналар. Түбән Шашы авылыннан Әхмәтханов Ранис, хәзерге вакытта Республика үзәк хастаханәсендә ята.

Инвалидлар ункөндлегенә нәтиҗә ясау максатыннан уздырылган әлеге чара мөмкинлекләре чикле якташларыбызга игътибар һәм хөрмәт күрсәтүнең бер чагылышы булды. Ул шулай ук җәмгыятьтә толерантлык һәм шәфкатьлелек атмосферасын булдыруга ярдәм итте. Әтнә районы җитәкчелеге алга таба да инвалидларга ярдәм итү һәм аларның тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә эш алып барырга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев