Табибны олыладылар
Әтнә үзәк район хастаханәсенең табиб - неврологы Закиров Илдар Камил улын пенсиягә озаттылар.
Зирәк, тәҗрибәле профессионал, үз эшенең остасы бит ул Илдар абый. Аның хезмәт стажы 41 ел тәшкил итә. ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәнде ул.
Дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Солтанова Лилия Равил кызы Илдар абыйны низагсыз, тыныч, акыллы кеше буларак характерлый: "ул һәр пациентны сабырлык белән тыңлады һәм файдалы киңәшләр бирде", - диде.
Илдар Камил улына озын гомер телибез ,пенсиягә чыгу яңа, кызыклы тормыш бүләк итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Илдар эфэеденен этисе Камил абый безне 1954-1957 елларда укытты.Бик акыллы кеше иде.Житмэсэ,сэхнэдэ Зэнгэр шэллэрдэ уйнады.Илдар ны да Олы Бэрэзэ кешелэре бик тэ мактап сойлилэр.Сэлэмэтлк.озын гомерлэр ана!!! Илгиз Кадыйров.
0
0
0
0
Гажэеп доктор бу врач .Олы Бэрэзэ кешелэре зур хормэт белэн сойлилэр.Этисе Камил абыйны 1954-1957 дэ Этнэдэ укыганда куреп белдем.Бергэ театрларда уйнадык.Акыллы,сабыр ,тик кочле педагог иде.Курэсен,нэсел тарта.яГомумэн,мондый кешелекле кешелэр сирэк.Узенэ сэлэмэтлек озын гомер бирсен Ходай. Илгиз Кадыйров
0
0
0
0
ИЛДАР КАМИЛОВИЧ ЧЫН КЕШЕ . ТАБИБ ГАИЛЭСЕ КУРКЭМ . КЕШЕНЕН ДЭРЭЖЭСЕНЭ КАРАМЫЙ ТЫНЛЫЙ БЕЛДЕ ЯРДЭМ ИТТЕ . ТАВЫШЫ . КУЗ КАРАШЫ ДА ДАВАЛЫЙ . САУЛЫК СЭЛЭМЭТЛЕК . ТИГЕЗ ТОРМЫШ ТЕЛИМ
0
0