Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Татарстан Донецк һәм Луганск халык республикалары халкы өчен гуманитар ярдәм белән алты фура җибәрде

Бүлү үзәге директоры Фәрхәт Ешмуратов сүзләренә караганда, йөкнең гомуми күләме 140 тонна тәшкил иткән.

«Бүген без Донецк һәм Луганск республикаларына озак саклау вакыты булган азык-төлек продуктлары җибәрдек. Бу-беренче партия түгел һәм соңгысы булмас дип өметләнәм. Мөмкинлек булганда без мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер», - диде ул.

Җибәрелгән продуктлар исемлегенә ит һәм балык консервлары, макарон, төрле ярмалар, көнбагыш мае, он, шикәр һәм чәй кертелгән. Моннан тыш, Донбасс халкы өчен кием-салым һәм аяк киеме, җиләк-җимеш һәм юрган, шулай ук беренче кирәкле товарлар һәм шәхси гигиена чаралары әзерләнгән иде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев йөкне формалаштыруда катнашканнарга рәхмәт белдерде. Бу «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «КАМАЗ», «АГАВА», Азнакай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары һәм «БРИЗ» компанияләр төркеме.

"Без авыл эшкуарларының пленар утырышы вакытында бу мәсьәләнең күтәрелүен хәтерлибез, шуның аркасында Донбасста яшәүчеләргә кирәкле бөтен әйберне сатып алу өчен бик күп финанс чаралары җыеп алынды", – дип билгеләп үтте Шәйхрәзиев

24 февральдә Украинада махсус хәрби операция башлану турында Россия Президенты Владимир Путин игълан итте. Ул ассызыклаганча, Россия хәрбиләренең төп максаты – сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан агрессиягә дучар булган тыныч халыкны яклау.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/tatarstan-prodolzaet-okazyvat-gumanitarnuyu-pomoshh-zitelyam-dnr-i-lnr-5860492

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев