Хәзер алар биналар эчендә генә түгел, ә урамнар һәм паркларда да булдырылган.
Хәзер алар биналар эчендә генә түгел, ә урамнар һәм паркларда да булдырылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
Казан парк-скверларында һәм башка җәмәгать урыннарында – аерым алганда, «Казан» гаилә үзәге, Горки-Әмәт урманы, Ак Чәчәкләр, Крылья Советов парклары, Кабан күле яр буенда 511 нокта эшли. Шулай ук Казан Кремле территориясендә дә бушлай Wi-Fi булдырылган. Тагын 230 иҗтимагый Wi-Fi ноктасы Авиатөзелеш районы сәнәгать зоналарында күпфатирлы йортларда (академик Павлов, Годовиков, Олег Кошевой, Максимов, Ленинград урамнары һ.б.) һәм Яңа Савин районында (маршал Чуйков, Адоратский, Гаврилов, Мусин урамнары һ.б.) урнашкан.
Нет комментариев