Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Татарстанда умарталарны да исәпкә ала башладылар

Бу эш 1 сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Өлгермисең икән – штраф салалар.

Әтнә районы ветеринария берләшмәсе терапевты Газинур Нигъмәтҗанов сүзләренчә, районда әлеге эшләр июльдә башланган. Шушы вакытка 624 умарта гаиләсе теркәлгән, бу барлык корт гаиләләренең 75 проценты дигән сүз. 
– Авыл җирлекләре мәгълүматлары буенча, безнең шәхси хуҗалыкларда – 744, күмәк хуҗалыкларда 86 баш бал корты гаиләсе бар. Бу юнәлештә алга таба да эшләүне дәвам итәбез. Умартачылар төрлечә кабул итте. “Тиеш” дип кабул итүчеләре дә, шикләнеп калучылары да, бөтенләй теркәлергә теләмәүчеләре дә бар. Һәр яңалык авырдан кабул ителә инде. Эт, сыерларны теркәгәндә дә төрле фикерләр ишетергә туры килде. Миңа калса, бал кортлары санын, урнашуларын, авыруларын белеп торуның начарлыгы булмас. Умартачылык продукциясе белән генә түгел, корт гаиләләре белән дә актив сәүдә итү бара, аларны бер регионнан икенче регионга күчерәләр.

Кортларда да куркыныч йогышлы авырулар була, шуңа күрә авырулар таралмасын өчен дә кайсы җирлектә нинди авырулар барлыгын белеп тору бик мөһим. Исәпкә алу товар сыйфатын контрольдә тотар өчен дә яхшы булыр, – диде Газинур Нигъмәтҗанов. 
Сүзен дәвам итеп: 
– Мин үзем дә бал кортлары тотам. Миңа калса, аларны теркәү шартлы рәвештә генә башкарыла, чөнки алар бер оядан икенчегә күчерелә,  яз көне кайбеләре икегә бүленә, табыш башланыр алдыннан  кушылырга мөмкин, көз яки кышын үлгәлиләр дә. Бу очракта баш саннарын алу бик үк камил булмас, дип уйлыйм, – диде Газинур Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев