Татарстанга күчмә кошлар кайта башлады
Яз җитү белән сезонлы күчеш активлаша – көннәр җылынган саен, күп төрле күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайта башлый.
Соңгы күзәтүләр буенча, гадәттәгечә яз килү турында сигнал бирүче разведчик каргалар артыннан урман күгәрченнәре, тургайлар, сыерчыклар, шулай ук су кошлары – казлар һәм челәннәр очып килә башлый, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты. Беренче очраган кошлар, Әтнә, Чүпрәле, Минзәлә һәм Спас районнарында теркәлгән., дип яза чыганак.
Орнитологлар һәм табигать сөючеләр язгы очышны күзәтүләрен дәвам итәләр. Миграцияне өйрәнүгә һәркем үз өлешен кертә ала: теге яки бу төрдәге беренче кошны күргән датаны һәм урынны билгеләп; фотога төшереп бу күзәтүләрегез турында яза аласыз – бу исә төрне төгәл билгеләргә ярдәм итәр, ди белгечләр, Һәр язма миграция динамикасын һәм популяцияләрнең торышын күзәтергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев