Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Татарстанның бер районыныда Африка дуңгыз чумасы ачыкланган

Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы табылган.

"Болгарда дуңгызларның Африка чумасы очрагы теркәлгән. Зәхмәт шәхси хуҗалык терлекләре арасында ачыкланган. Зарарланган дуңгызлар юк ителергә тиеш. Хәзерге вакытта авыруның каян килеп чыгуын ачыклау буенча тикшерү бара. Казан шәһәреннән махсус комиссия килде. Чума вирусы безнең районга кыргый җанварлардан яки терлек азыгы белән килеп эләккән дип фаразлыйлар. Дуңгыз асраучы хуҗаларга терлекләрне урамга чыгармаска, барлык профилактика чараларын күрергә кушылды. Хуҗалыкта дуңгыз үлү очрагы булса, аны чыгарып ташлау тыела. Авыру таралмасын өчен, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыру һәм шикле терлекләрне урында юк итү күздә тотыла. Спас районы халкына кулдан дуңгыз ите һәм терлек азыгы сатып алу тыела, - дип яза "Яңа тормыш" газетасы. Чыганак: http://spas-rt.ru/

Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе мтабугат үзәге хәбәр иткәнчә Африка дуңгыз чумасы нәтиҗәсендә районның Приволжский бистәсендә, Ржавец һәм Болгар авылында карантин кертелгән. Карантин зонасы радиусы – 20 чакрым. Моннан тыш, Болгардан чыкканда блокпост урнаштырылган. Шәһәрдән чыккан һәр машина, вирус таралуны булдырмас өчен, дезинфекция узарга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев