Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Түбән Кама районында яшәүче хатын-кыз мошенникларга 6 миллион сум акча биргән

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Түбән Камада яшәүче 65 яшьлек хатын-кызга мошенниклар шалтыраткан. Алар үзләрен идарәче компания хезмәткәрләре дип таныштырганнар.

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән (Роскомнадзор) хәбәр килгән. Аннары пенсионер белән Федераль иминлек хезмәте һәм Үзәк Банкның ялган хезмәткәрләре элемтәгә кергән.

Мошенниклар хатын-кызны кемдер аның акчаларын Украинадагы счетларга күчерергә тырыша дип ышандырганнар. Аларның  кушуы буенча пенсионер, счетыннан 5 миллион сум акча алып, курьерга биргән.

Икенче көнне мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән, дип шалтыратканнар һәм тагын 1 миллион сум акчасын алган.

Әлеге факт буенча  җинаять эше кузгатылган, – дип хәбәр итә «Татар информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев