Түбән Көек мәктәбендә мемориаль такта ачылды
Махсус хәрби операциядә һәлак булган өч егет - Ренат, Рамил, Рафаэль Түбән Көек төп мәктәбендә белем алганнар.
Түбән Көек төп мәктәбендә истәлекле вакыйга булды.
Әлеге мәктәптә белем алган, махсус хәрби операциядә батырларчв һәлак булган егетләр Рафаэль Әхмәдуллин, Рамил Зарипов, Ренат Сабиров хөрмәтенә мемориаль такта куелды.
Шунысын әйтергә кирәк, Рафаэль Әхмәдуллинга Батырлык ордены, аның тормыш иптәше Гөлнурга тапшырылды.
- Рафаэль бик кыю кеше иде. Махсус хәрби операциясе зонасына үз теләге белән, контракт төзеп китте, - диде
.
Рамил Зариповның әнисе Гөлнария ханым да:
- Улым бик батыр иде. Бернидән дә курыкмады. . Махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп китте, - дип искә алды Рамилне.
Иң элек мәктәпнең спорт залында тантаналы чара узды. Батыр йөрәкле егетләр хөрмәтенә җылы сүзләр әйтелде.
Батырларна багышланган чара волейбол турниры белән дәвам итте.
Тантаналы чара барышында егетләрнең якыннарына бүләкләр тапшырылды. Ә аларны әзерләү өчен күмәк хуҗалык җитәкчесе Айрат Хәкимов ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев