Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Узган ел 8 янгын чыккан

Раил Гыйльмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы

Яңа 2026 елга да аяк бастык. Һәрвакыт яңа елга аяк басканда, иске елга нәтиҗә ясыйбыз – ничек узды ул?

Районыбызда күпме янгын булган? Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү һәм халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауга карамастан, 2025 елда Әтнә районында 8 янгын чыгу очрагы теркәлде.

Ут 6 корылманы юк итте һәм зыян салды, шуларның 3се – шәхси торак йортлар, 2се мунча, 1 гараж. Болар барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында уйларга һәм тирә-юньдәгеләрдән моны таләп итәргә мәҗбүр итә.

Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен, мич ягуның эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм янгын вакытында дөрес башкарылмаган гамәлләр милекне юк итә, ә иң аянычы кешеләрнең һәлак булуына китерә. Тагын бер кисәтеп әйтәсе килә, төзек булмаган мичләрдән, җылылык котелларыннан, төтен чыгу юлларыннан файдаланмагыз. Алкоголь белән артык күп мавыкмагыз. Үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмалары янында тәмәке тартмагыз. Вакытында иске (тузган) электр чыбыкларын алыштырыгыз, бу эшне профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Бер генә очракта да төтенләгән, янган йортларга кире кермәгез. Янгын күзәтчелеге бүлеге үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмаларында янгын хәбәрчеләре урнаштырырга, йортта 4 литрдан да ким булмаган күләмдә ут сүндергеч булдырырга киңәш итә. Исегездә тотыгыз, сезнең тормышыгызның һәм йортыгызның куркынычсызлыгы сезнең үзегезгә генә бәйле! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү – сезнең тормышыгызны һәм торакның уттан саклануына гарантия.

Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары: «01» , «101», «102», «103», «104» 2-20-01 Әтнә янгын сүндерү бүлеге 3-23-82 Яңа Шашы авылы аерым посты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев