Ишетми калмагыз. Беренче августтан, ягъни бүгеннән ветеринария белгечләре шәхси хуҗалыкларга чыгалар.
Максатлары - мөгезле эре терлекләрдән кан алу.
1 августтан мал табиблары шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрдэн лейкоз-бруцеллезга тикшерү өчен кан алу, йогышлы авыруларга каршы вакцинация эшләрен башлап җибәрә. Шулай ук этләргә чип тагу һәм бал корты ояларына маркировка ясау эшләрен дәвам итәләр, – дип хәбәр итәләр Әтнә ветеринария берләшмәсе.
Нет комментариев