Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Җырлыйк Әтнә көйләренә - чираттагы оешмалар концерты

Әтнә районы оешуга 35 ел тулу уңаеннан район оешмалары арасында концертлар дәвам итә.

Чираттагы клнцертны Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы коллективы, электр челтәре, газ оешмасы, ветстанция,  Әтнә агрохим оешмалары куйды.

Алдагы атналардагы кебек Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы коллективы, ветеринария берләшмәсе, электр челтәре, газ, “Әтнә агрохим” оешмалары концерты да зур югарылыкта узды. Әтнәбезнең кабат үткәненә кайттык. Танылган шәхесләрен барладык.

Концерт программасы жанр төрлелеге белән сокландырды. Халык җырлары да, заманча эстрада көйләре дә яңгырады. Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез хөрмәтенә яңгыраган “Встанем” җыры яңгыраганда залда сулыш алган тавыш та ишетелмәде. Бары тик видео экранда ир-егетләребезнең фотолары күренә башлауга күпләр күз яшьләрен сөртте. Зал әлеге җыргы басып тыңланды.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем алган 42 егет махсус хәрби операциядә катнаша икән. Кызганычка каршы, алар арасында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булганнары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев