Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Зур яңалык; Сөмбел биология фәненнән 100 балл җыйды

Күңгәр урта мәктәбе укучысы Сөмбел Хисамиеваның химия фәненнән 100 балл җыю турында хәбәр иткән идек. Район өчен сенсация! Сөмбел биология фәненән дә 100 балл туплады.

Күңгәр урта мәктәбенең Хәмдия Галиеваның укучысы Сөмбел биология фәненнән дә 100 баллга бирде.

Мондый хәлнең район тарихында да булганы юк иде. Сөмбел Хисамиева химия һәм биологияне 100 баллга, рус телен 91 баллга тапшырды.

Сөмбелдән хисләре белән уртаклашуын сорашкач:

- Биолгиядән 90ны гына уздым кебек, дип уйлаган идем. 100 балл дип һич уйламадым, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул. 

Укытучысы Хәмдия ханым Галиева да әлеге нәтиҗәне ишетеп:

- Сөмбел белән сөйләшкән вакытта, биологиядән 100 баллны кемнәр җыя икән, дип уйлашкан идек. Максат куйсаң, була икән 100 балл җыярга. Әле дә ышанып бетеп булмый, – диде ул.

Афәрин! Хәмдия ханым белән Сөмбелнең уртак тырышлыгы, уңышы бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев