Кабат Ары юлы турында
Яңарак кына редакциягә тагын мөрәҗәгать иттеләр.
Әмма ниндидер өмет белән бу хакта сорау бирүләр дәвам итә. Дөреслектә, халыкны аңларга да була.
“Безнең Ары юлы бигрәк бетте бит. Эшләргә уйламыйлармы, фикерләре шул якка үзгәрмәдеме икән?” – Әнә шулай дип сорадылар.
Бу хакта моннан бер ай элек алган җавапны да яңгыратырга булыр иде. Әмма соравыгызга яңа алган җавапны бирү дөресрәк булыр дигән фикергә килдек. “Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогы җитәкчесе Рамил Галаүтдинов җавабы белән таныш булыгыз.
– Ул участокта юл өслегенә генә ремонт ясауның мәгънәсе юк. Дүртәр күчәрле 80-90 тонна авырлыклы машиналар барыбер тиз арада җимерәчәкләр. Инде Арының “Карьер” чатыннан Күәмгә кадәрге юлны җимереп бетерделәр, – диде ул.
План нигезендә, Каенсар чатыннан Күлле Кимегә илтүче инеш күперенә кадәр юлны төзәтәләр быел. Ә анда дамбаның ук нигезен өр-яңадан корырга кирәк икән. Техникалар башка эшләрдән бераз бушагач, анда дамбаны кызыл балчык белән ныгытып, яңарту буенча эш башланачак. Мөгаен, башкаларында да шул ук хәлдер. Юл шуңа күрә бик тиз җимерелә.
Ә Ары юлына әйләнеп кайтсак, быел тишек-ярыкларны таш салып, мөмкин булганча тигезләп тотарга исәплиләр. Әмма факт – Күәм-Ары юлын киләсе ел планына тыгарга һәм югарыда телгә алганча нигезен үк известь-цемент кушылмасы белән ныгытырга кирәк.
Бу җәйдә ул як халкының бөтен сөйләгәне юл турында!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев