Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Калыргамы, китәргәме?

Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.

Тугызынчы сыйныфтан китү челәр бик аз булды. Ул вакытта кәрәзле телефоннар да юк, шуңа да бәлки әтиәниләрнең яшьли балаларын чыгарып җибәрәселәре килмәгәндер. Тик хәзер заманасы да башка. Аннары уңайлыклар, мөмкинлекләр дә барлыкка килде, белем алу мәсьәләсенә дә күпләрнең карашы башкача. “9 сыйныфны тәмамлагач, мәктәптән китәргәме яисә, 11 сыйныфка укырга калып, югары уку йортына укырга керергәме?” – бүгенге көндә иң актуаль сорауларның берседер бу.

9 сыйныфны тәмамлаган укучы балаларны гына түгел, ә аларның әти-әниләрен, әбибабаларын да борчыйдыр бу сорау. Бу хакта әти-әниләр үзләре нинди фикердә.

Райлә Шәйдуллина, Олы Әтнә авылы:

– Мин үзем бала 11 сыйныфны тәмамласа яхшырак дип уйлыйм. Чөнки тугызынчы сыйныфтан соң, баланың әле характеры да формалашмаган, җитлегеп тә бетмәгән була. 11 сыйныфтан соң, аның үз фикере дә була. Бала әйбәт укыса, бик әйбәт әлбәттә. Тик 11не тәмамлагач, бөтен кешегә дә югары уку йортына керергә димәгән.

Лилия Габидуллина, Олы Әтнә авылы:

– Ә минем улым күптән үк фикер туплап, мәктәпнең югары сыйныфларында укырга калу юлын сайлады. «Мәктәпнең 11 сыйныфын тәмамлыйм, аннан югары уку йортына керәм», диде. Ә мин аңа ышанам, бу очракта иң мөһиме – бу аның үз фикере, үз теләге.

Миләүшә Гарипова, Олы Әтнә авылы:

– Минем кызым мәктәпнең IX сыйныфын уңышлы тәмамлады. Әмма киләчәккә планы мәктәптә укуын дәвам итү белән бәйле түгел. Бу фикере VIII сыйныфны тәмамлагач ук туды. Сәбәбе җитди – киләчәктә түгел, ә инде тиз арада ук һөнәрле буласы килә. Аның бу теләген аңлап кабул иттек.

Әлфия Гайфиева, Олы Әтнә авылы:

– Минемчә кемнең максаты нинди инде. Олы кызым 11 сыйныфны тәмамлады, чөнки ул югары белем алырга теләде. Икенче кызым тугызынчы сыйныфны тәмамлап, мәктәптән китәргә уйлады. Аның максаты башка. Мин үзем бала тагын бер-ике ел әти-әни янында булса, яхшы булыр дип саныйм. Акыл да керә. Сораштырдылар Гөлнар Мө­хәмәдҗанова, Хәмит Бадиков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев