Отпуск ялын кайда уздырасың?
Кайбер райондашларга әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Габделнур Абдуллин, Каенсар авылы:
.jpg)
– Отпуск ялымны апрель аенда алырга планлаштырдым. Чөнки апрельдә бәләкәчебез туарга тора. Бу ялымны тулысы белән аңа багышлыйм.
Илсия Сабирова, Күлле Киме авылы:

–Быелгы отпуск ялымны август аенда уздырырга ниятлим. Эш шунда, кызым мәктәпнең IX сыйныфын тәмамлый, укуын Казанда дәвам итәргә тели. Аны Казан шәһәре белән таныштырырга, укуга урнаштырырга телим. Яңа җиргә баргач, яныңда ярдәм итәргә әзер торган әниең булу зур терәк инде ул. Ә минем өчен икеләтә куаныч. Кыскасы, бу отпуск ялым аеруча истә калырлык булыр, күңелле узар дип өметләнәм.
Рамил Хисмәтуллин, Олы Әтнә авылы авылы:

– Мин отпуск ялымны тәмамладым инде. Аны рамазан аенда алып, ураза тоттым һәм көн дә иртән мәчеткә барып Коръән укыдым. Аңарчы ук имам-мөхтәсиб уздырган дәресләргә йөреп, гарәпчә укырга өйрәнгән идем. Тагын берничә кардәш белән чиратлашып бергә уку сәбәпле, тулы Коръән чыгуны тиз тәмамладык. Моңарчы ук Хаҗга барып кайту бәхете дә эләкте. Өйдә җәмәгатем белән икебез генә, балалар үсеп җитеп, үз тормышлары белән яшиләр. Гомумән алсак, отпуск ялымны бик саваплы, уңышлы үткәрдем дип саныйм... Раббыбыз белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызны ярлыкасын. Әмиин.
Миләүшә Әхмәдуллина, Түбән Көек авылы:

– Минем өчен көн дә отпуск хәзер. Әмма эшкә нык чорналган ул. Җәйге чор да бик күңелле узар дип өметләнәм. Чынлыкта, авылда хуҗалыгыңда мал-туарың булса, бакчаңда яшелчә-җимеш үстерсәң, ял бик юк инде ул. Дөреслектә, быелгы җәй минем өчен хезмәт ялы булыр дип хыялланам. Балалар да ял итәргә кайткач, куанычлы мәшәкатем тагын да артачак. ...Әлбәттә, эш бик күп, аларны тавык чүпләп бетерерлек түгел. Шулай да бакчада, ишегалдында эшләп күңел тынычлыгы алам – ял итәм.
Динар Гарипов, Олы Әтнә авылы:

– Отпуск ялым, хезмәтем белән бәйле рәвештә, кыш көне уза. Ә җәен агрономның хезмәте санап бетерерлек түгел. Кыскасы, җир кардан арчылганнан алып кабат кар ятканчы эштән өзелеп торган юк. Аңа өйдәгесе дә килеп кушыла. Хәер, өйдәгесенә вакыт калмый да әле. Моннан тыш отпуск ялын җәй көне ала алмауның тагын бер җитди сәбәбе бар – кызыбыз әле кечкенә, аны калдырып каядыр чыгып китү мөмкин дә түгел. ...Димәк, быелгы ялым эшләп узачак.
Раушания Әхмәтова, Күңгәр авылы:

– Районыбызның спорт мәктәбендә эшлим. Аңлашыладыр, моңа бәйле рәвештә җәйге чорда ял итәм. Мәктәп каникулы минем өчен дә ял чоры инде ул. Отпуск ялы чорында элек сәяхәт итәргә ярата идем. Гомумән, сәяхәт итү көч-энергия өсти ул: ялның иң яхшы төре. Хәзер юк инде, каядыр барырга омтылганым юк. Мөмкинлек булса, кабат Хаҗ, Гомрә гамәлләрен кылып кайтыр идем. Моны да, башка төр ялны да алдан планлаштырганым юк. Ул кинәт килеп чыкса күңеллерәк.
Айдар Сабирҗанов, Бәрәскә авылы:

– Хезмәтем белән бәйле рәвештә җәен бик ял итәргә туры килми. Гомумән алсак, җәй ул эш белән үтә дә китә. Отпускны ноябрь-декабрь айларында алам. Ә менә җәмәгатемнең отпускасы, укытучы булу сәбәпле, җәй айларына туры килә. Аңлашыладыр инде, авылда бу чорда – “урак өсте”. Шуңа күрә тегендә-монда барабыз дип планлаштырган юк та. Елның кайсы фасылы булуга карамастан, мөмкинлек чыкса – ял итү урыны Ашыт елгасы дияргә мөмкин. Инештә балык тоткач ял иткәндәй буласың.
Лидия Хәбибуллина, Олы Әтнә авылы:

– Отпускага июль аенда чыгарга ниятләп торам. Иң мөһиме – отпуск бөтен гаиләм өчен файдалы узсын. Табигатьне бик яратам, туган ягыма гашыйк авыл баласы мин. Шуңа күрә ялда күп вакытымны басу-кырларда, болыннарда йөреп үткәрергә яратам, табигать матурлыгына сокланам һәм болын чәчәкләре җыям. Минем иң яратмаганым – тик утыру. Балалар белән бергә шәһәрдә дә ял итеп кайтабыз, аларга истәлекле урыннарны күрсәтү, ата-бабаларыбызның батырлыклары һәм казанышлары турында сөйләү, үз илең тарихы белән кызыксыну уяту – ялымның тагын бер мөһим өлеше. Шулай эш белән ялны чиратка салып, көтелгән отпуск ялы уза да китә.
Эдуард Гарипов, Олы Әтнә авылы:

– Гадәттә Эчке эшләр линиясе аша каядыр барып ял итеп кайтам. Быел ничек булыр, каядыр барабыз дип әйтергә кыенсынам, алдан әйтеп булмый. Әтигә 92 яшь тулды, аны ташлап чыгып китә алмыйбыз. Ә болай, күп җирләрдә булдым. Дөнья күреп ял итеп кайту үзе бер рәхәт... Төрле кеше белән аралашасың. Күңелле дә, бик күп өстәмә мәгълүмат та аласың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев