Зурлыгы буенча туры килмәсә, пижаманы кире кайтарып буламы?
Редакция почтасына газета укучыдан әнә шундый сорау килде.
“Өйдә киеп караганнан соң, размеры белән кечкенә булып чыккан пижаманы кире кайтарып яки алыштырып буламы икән?” – дип сорый ул.
Шул уңайдан, әлеге сорауга җавап табу уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.
– “Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 25 маддәсе нигезендә, сатып алучы тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны, әгәр ул үлчәме, төсе, фасоны яки башка характеристикалары буенча туры килмәгән очракта, алмаштырырга хокуклы. Алмашу вакыты – сатып алганнан соң 14 көнне тәшкил итә. Әлеге очракта да, беренче карашка, бернинди кыенлыгы да юк: пижаманы кире кибеткә илтергә һәм туры килгәнен сайларга мөмкин. Әмма бер мөһим әйбергә игътибар итү кирәк. Россия Хөкүмәте белдерелгән сыйфатка тулысынча туры килсә дә, алыштырырга һәм кире кайтарырга тиеш булмаган товарлар исемлеге бар. Сүз РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары турында бара. Бу исемлектә тегү һәм трикотаж кием-салым эшләнмәләре, шулай ук оек кебек товарлар турында сүз бара.
– Аңлавыбызча, әлеге исемлектә пижама юк?
– ГОСТ таләпләре нигезендә (4.1 п.). пижамалар кием-салым әйберләр категориясенә керә. Шул ук исемлектә шулай ук:
• йокы күлмәкләре;
• пижама чалбар һәм өске өлеше;
• пеньюарлар;
• кальсон, эчке кием;
• су коену киемнәре һәм костюмнары;
• пляж комплектлары һәм башка шундый ук киемнәр керә.
– Димәк, бу очракта пижаманы алыштырып булмый дип аңларга кирәк?
– Әгәр пижамада кимчелекләр юк икән, товар кыяфәтен саклап калган очракта, бер тапкыр да киеп каралмаса да – аны зурлыгы буенча туры килмәгәнгә генә кире кайтарып яки алмаштырып булмаячак. Бу гамәлдәге закон нормаларының турыдан-туры нәтиҗәсе.
– Ә шулай да товарны кире кайтару мөмкинлеге бармы?
– Пижамада кимчелек яки яшерен дефект ачыкланса, аны алмаштыру яки кире кайтару рөхсәт ителә. Бу очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 маддәсе үз көченә керә. Сатып алучы:
• шул ук маркалы яисә башка модельле товарга (бәяләрне яңадан исәпләп) алыштыруны таләп итәргә;
• бәясен киметүне сорарга;
• эшләнмәне бушлай ремонтлауга бирергә;
• товарны кире кайтарырга һәм тулы компенсация алырга хокуклы.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев