Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

«Ашыт» спорт комплексында яшүсмерләр командалары арасында волейбол буенча Әтнә муниципаль районы беренчелеге булып узды

Турнир хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде.

2026 елның 1 февралендә «Ашыт» спорт комплексында 2010 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр командалары арасында волейбол буенча Әтнә муниципаль районы беренчелеге булып узды.

Турнир хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде.

Уен мәйданына Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара һәм Теләче районнарыннан килгән 6 командадан егетләр очрашты. Һәр команда югары дәрәҗәдә әзерлек, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Киеренке һәм мавыктыргыч уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара районы командасы алды, икенче урынны Балтач районы командасы, өченче урынны Әтнә районы командасы алды.

Без ярышта җиңүчеләрне һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә республика ярышларында уңышлар телибез. Бу турнир сезнең өчен яңа казанышлар һәм якты җиңүләр өчен стимул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев