Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә
Бәрәскә урта мәктәбендә «Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә» исемле мәдәни-спорт чарасы узды.
Әлеге чарада 4 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Гаиләнең барлык әгъзалары да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Чөнки ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып тора.
Спорт эстафеталарында Фазылҗановлар, Сәгъдиевлар, Хәкимуллиннар, Баһаветдиновлар һәм Сәгъдиевлар гаиләләре катнашты.
Командаларга кызыклы, кайвакыт бик катлаулы бурычлар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Аларга үзләренең җитезлекләрен, спорт бәйгеләрендә бердәм эшләрен күрсәтергә кирәк иде.
Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм бик «каты борчылдылар».
Спорт чарасы бик күңелле булды! Ярышны катгый, әмма гадел жюри хөкем итте.
Уеннар нәтиҗәләре буенча:
Фазылҗановлар гаиләсе – Иң тапкыр Гаилә;
Сәгъдиевләр гаиләсе – Иң җитез гаилә;
Хәкимуллиннар гаиләсе - Иң яхшы гаилә;
Баһаветдиновлар гаиләсе – Иң тырыш гаилә;
Сәгъдиевлар гаиләсе-иң спортчан гаилә.
Ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм күңелле тәэсирләр алды. Бәйрәм бик җанлы узды. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Диләрә Хәкимуллина хәбәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев