Әтнә егетләре II урынга лаек булды
5 майда Теләче авылында, «Батыр» универсаль спорт комплексы базасында, 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районының ачык беренчелеге узды
Ватанны саклаучылар һәм хезмәт батырлыгы елы, Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бу спорт чарасы, мәйданчыкта үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә әзер булган талантлы яшь спортчыларны бер түбә астына җыйды.
Бу турнирның максаты иң көчле командаларны ачыклау гына түгел, ә волейболны командаларча үсеш алган спорт төре буларак популярлаштыру, көндәшлек рухы тәрбияләү, гаделлек һәм намуслы көрәшнең җиңүе.
Ярышларда 5 команда катнашты. Әтнә районы данын яклаучы безнең команда чыннан да матур һәм күңелле уен күрсәтте һәм 2нче урынны яулады.
Без Әтнә районы командасын һәм тренер Нәкыйп Мәгсүмовны бу турнирда уңышлы чыгыш ясаулары белән чын күңелдән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев