Әтнә районы командасы мактаулы 1нче урынны яулады
16 гыйнвар көнне Морки бистәсендә мәгариф оешмалары командалары арасында «Яңа ел призына» волейбол буенча яңа ел турниры узды.
Катнашучылар арасында безнең Әтнә районыннан төп приз өчен көрәшергә ниятләп килгән егетләр командасы да бар иде. Тырыш тренировкалар, грамоталы стратегия һәм команданың бердәмлеге аларга ярышларның барлык этаплары дәвамында югары дәрәҗәдәге уен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Киеренке көрәштә югары әзерлек һәм тактик фикерләү сәләтен күрсәтеп, Әтнә районы командасы мактаулы 1нче урынны яулады.
Команданы әлеге җиңүгә тәҗрибәле һәм талантлы тренер-укытучы Мәгъсүмов Нәкыйп Альтафович алып килде.
Аның профессиональлеге, зирәк үгет-нәсихәтләре һәм һәр уенчыга индивидуаль карашы команданың уңышында төп рольне уйнады. Әтнә районы егетләре командасына ирешкәннәрдә генә тукталып калмаска, үз осталыкларын камилләштерергә һәм волейбол дөньясында яңа үрләргә ирешүләрен телибез!
Бу җиңү алдагы уңышларга һәм зур казанышларга этәргеч булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев