Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Әтнә районы мәктәпләре кызлары арасында волейбол буенча XX Спартакиада кысаларында ярышлар узды

Барлыгы 9 команда катнашты/

Бүген, 16 гыйнвар көнне, Әтнә муниципаль районы мәктәпләре кызлары арасында волейбол буенча XX Спартакиада кысаларында ярышлар узды.

Чараны тантаналы рәвештә сәламләү сүзе белән спорт мәктәбе директоры Сафин Ринас Мансур улы ачып җибәрде.

Ул командаларга уңышлар теләде, сәламәт яшәү рәвешен һәм команда рухын формалаштыруда спортның мөһимлеген ассызыклады. Гимн тавышлары астында ярышлар рәсми рәвештә ачылды.

Барлыгы 9 команда катнашты. Ярышл йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын: «Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе»

2 урын: «Күлле-Киме төп гомуми белем бирү мәктәбе»

3 урын: «Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе»

4 урын: «Яңа Шашы төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Спортта алга таба да уңышлар һәм яңа якты җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев