Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Әтнә районында «Чаңгы юллары - 2026» ярышы узды

Көне дә нәкъ менә чаңгы шуа торган көн иде.

Әтнә районында "Чаңгы юллары" ярышлары быел да күңелле узды. Атмосфераның җылы, ярышчыларның бер-берсенә дустанә булуын район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та билгеләп үтте. Ул барлык катнашучыларны сәламләде һәм  район яшьләренең, шулай ук өлкәннәрнең дә сәламәт яшәү рәвешенә күчүгә  зур роль уйнавын искәртте.

Чаңгы трассасында барлык яшьтәге кешеләрне күрергә мөмкин иде. Хәтта ветенраннарыбыз да бар иде. Чаңгычыларны матур җырлар озата барды. Чаңгы шуып килүчеләр Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы пешекчеләре пешергән кайнар коймактан һәм чәйдән авыз иттеләр. Спортчылар беррәттән ГТО нормативларын да тапшырдылар.Һәркемнең йөзендә шатлык, елмаю – мондый чараларның иң мөһиме шулдыр.

Чара ахырында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Нәтиҗәләр ГТО нормаларын тапшыру исәбенә барды. Алар медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев