Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнә спорт мәктәбенең футбол бүлегенә йөрүче укучылар ГТО нормативларын тапшырдылар

ГТО сынауларын тапшырган һәр укучы яхшы энергия һәм уңай кәеф алды.

“Хезмәткә hәм оборонага әзер”  Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары - ул спортны үстерүгә юнәлдерелгән халыкны физик тәрбияләүнең  нигезе булып тора.
16 нчы октябрь көнне Әтнә спорт мәктәбенең футбол бүлегенә йөрүче укучылар ГТО нормативларын тапшырдылар. ГТО сынауларын алуның беренче максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик тәрбияләү булса, икенчесе аларда хезмәткә карата сөю тәрбияләү. 
Укучылар сынауларны тапшырып үзләренең физик сыйфатларын сынап карадылар. 
Гомумән, ГТО сынауларын тапшырган һәр укучы  яхшы энергия һәм уңай кәеф алды.
Барлык укучылар да сынауларны үтәделәр hәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев