Әтнәдә Яңа ел каникуллары чорында спорт чаралары
Безне көн саен диярлек күңелле спорт бәйгеләре көтә. Эш графиклары белән таныша аласыз.
03.01.2026.
«Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында мини-футбол буенча Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елы ачылу уңаеннан ачык Яңа ел турниры.
05.01.2026.
Каенсар урманлыгында чаңгы сезонын ачу уңаеннан «Кышкы күңел ачулар» исемле фестиваль.
06.01.2026.
Районыбызның спорт мәктәбендә шахмат мәктәбенә йөрүчеләр арасында классик шахмат буенча бәйге.
07.01.2026.
Ветераннар арасында (55+) Хәрби һәм Хезмәт батырлыгына багышланган волейбол буенча ачык турнир.
08.01.2026.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге кубогына волейбол буенча ярыш.
08.01.2026 – 09.01.2026.
Бәрәскә һәм Күәм шугалакларында ӘХЛ (Әтнә хоккей лигасы) ачылышы.
09.01.2026.
2014 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында киез итекле туплы хоккей буенча Яңа ел турниры.
16.01.2026.
Район мәктәпләренең яшүсмер кызлары арасында волейбол буенча XX Спартакиада.
Ялларыгыз күңелле узсын, райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев