Әтнәдә мини-футбол буенча бәйге старт алды.
спорт

Әтнәдә мини-футбол буенча бәйге старт алды.

ӘФЛда барысы 8 команда чыгыш ясый

Районыбызның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшиннан алган хәбәрләргә караганда, районыбызда мини-футбол буенча бәйге старт алды.
 ӘФЛда барысы 8 команда чыгыш ясый. РТС, Күәм, Күшәр, Затлы, Шахтер, Союз, Шашы һәм Мәңгәр командалары үзара әйләнеш системасы буенча көч сынашкач, бәйге плей-оффта дәвам итәчәк.
Узган шимбә көнне беренче уеннар узды һәм әлләни көтелмәгән нәтиҗәләр булмады. РТС-Мәңгәр 2:1, Күәм-Шашы 10:0, Күшәр-Союз 0:1, Затлы-Шахтер 3:1 исәпләренә уйнадылар.
Кыскасы, мини-футбол буенча район бәйгесе, һичшиксез, районда спортны үстерүгә, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итәчәк. Киләчәк уеннарда да шундый ук кызыклы һәм көчле көрәш күрергә өмет итәбез.


Нет комментариев