Әтнәдә танылган көрәшче Рәдиф Сәфәров истәлегенә көрәш турниры узды
Командалар арасында: 1 урын Әтнә районы 2 урын Арча районы 3 урын Марий Эл 4 урын Лаеш районы
15 май көнне "Ашыт" спорт комплексында 2008-2009, 2010-2011, 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ачык турнир узды. Турнир танылган тренер-көрәшче Сәфәров Рәдиф Рәзит улы истәлегенә багышланды. Турнирга Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Зеленодольск, Лаеш районнарыннан, Чистай, Казан шәһәрләреннән, шулай ук Марий Эл Республикасыннан һәм Башкортостаннан көрәшчеләр килде.
Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов катнашучыларны аерым ихтирам һәм җылылык белән сәламләде һәм турнирны ачып җибәрде. «Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясе» Төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрипҗан улы һәм турнир иганәчесе Хаҗиев Камил Шамил улы спортчыларга уңышлар теләделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Призлы урыннар яулаган көрәшчеләр медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр.
Һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр арасында лотерея үткәрелде, анда һәр җиңүче бүләк алды.
Ярыш җылы һәм дустанә атмосферада узды, барлык катнашучыларда һәм кунакларда иң күңелле тәэсирләр калдырды.
Көрәшчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга алга таба да спортта уңышлар, җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев